ЯРЛЫ’-ЯБАГА(Й) җый. и. Ярлы халык, фәкыйрь-фөкара. Икмәкне байлардан алганнар да ярлы-ябагайларга чәчүлек орлык биреп торганнар, кала эшчеләренә озатканнар, пычакка-пычак килгәннәр... А.Гыйләҗев. Зөлфиям сау-сәламәт кайтса, гел изге юлда йөреп, ярлы-ябагага ярдәм итеп, явызлыкка каршы көрәшер идем. Т.Галиуллин |