ЯРЛЫЛЫК и. 1) Фәкыйрьлек, бөлгенлек, матди яктан бик авыр хәл. Һиндстанда бөтен гомерен ярлылыкта, хәсрәттә кичергән бер Балыкчы карт бар иде. Г.Тукай. Ходай бит ничек дигән: ярлылыкта да, байлыкта да, шатлыкта да, кайгыда да бер-береңне ташламаска, бергә булырга, дигән. З.Кадыйрова

2) Составында кирәкле матдәләрнең, минераль тозларның җитәрлек булмавы (азык, туфрак һ.б.ш. тур.). Азыкның ярлылыгы

3) күч. Түбән дәрәҗәдә, начар булу, эшләнеп бетмәү күренеше; җитлекмәгәнлек. Боларда җансызлык, ярлылык, корылык һәм образсызлык күзгә ташлана. М.Җәлил. Ягъни ул телнең байлыгы турында түгел, бәлки ярлылыгы, җитлекмәгәнлеге, мескенлеге турында сөйли башлый. А.Тимергалин. Иҗади күтәрелештән соң иҗади ярлылык, түбән төшү дә сәнгать тарихына ят нәрсә түгел. Р.Батулла

Ярлылыкка төшү Ярлылану, бөлү. Элеккедән калган мал беткән, хәзер ярлылыкка төшкәннәр. Г.Ибраһимов. Ярлылыкка чыгу к. ярлылыкка төшү. Чура Шагали хан янында урысларга каршы сугышып йөргән арада, Гали бинең якыннары, яңадан килеп, Нарәңнең йорт-курасын талап киткәннәр, Нарәң үзе ярлылыкка чыккан икән. Дөнья цивилизациясендә татар дастаннары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә