ЯРЛЫЛАНУ ф. 1) Бөлү, фәкыйрьләнү. Бик ярлыланды безнең халык. А.Тимергалин. Авылда сырхаулар күбәйгән, халык ярлыланган, бөлгән. Г.Гыйльманов

2) Составындагы кирәкле матдәләр, минераль тозлар кимү (азык, туфрак һ.б. тур.). Аның да хәлләре мөшкел иде: уңдырышы – гумусы – елдан-ел кими барды, туфрагы ярлыланды. И.Усманов

3) күч. Эчтәлеге саегу, образлылыгы, тәэсир көче кимү (әсәр һ.б. тур.). Бу хикәяләрне рус теленә тәрҗемәләре белән чагыштырып карагач, шул да аңлашылды: русча текст шактый ярлыланган, кыскарган, автор стиленә хас милли үзенчәлекләр төссезләнеп югалып калган, йоннары-төкләре коелган иде. Р.Даутов

4) күч. Мораль, этик һ.б.ш уңай сыйфатлары кимү, юкка чыгу. Табигать шәрәләнеп калгач, адәмнәрнең җаны ярлыланды, тупасланды, мәхәббәтләре сүрәнләнде, туган җирләреннән суынды. И.Юзеев. Әгәр кеше үзенең хәтерен үткәндәге истәлекләре белән яңартып тормаса, аның хәтер чишмәсе саега, һәм бу кеше рухи яктан ярлылана. Ф.Яруллин

5) күч. Тулылык, бөтенлек күзәтелмәү, үсеш-үзгәреш биргән нәрсә бетү, юкка чыгу. Әгәр дә ул озын, бормалы-бормалы җырларыбыз онытылса, юкка чыкса, татар халкының җыр мирасы бик нык ярлыланыр иде. Р.Вәлиев. Андый шәхесләр булмаса, тарихыбыз күпкә ярлыланыр иде. Ф.Хуҗин

Ярлылана бару Торган саен ярлылану. Урманнар киселә, сулыклар, һава пычрана, туган як табигате елдан-ел ярлылана бара. А.Хәсәнов. Көндәлек тормышның кырыслыгы алгы планга чыкты, шуңа күрәдерме, сурәтләү чаралары көннән-көн ярлылана бара. К.Кәримов

Ярлылана башлау Ярлылану билгеләре сиземләнү. Шуннан синең гонорардан килгән акча белән калынайган бай кесәң ярлылана башлый. С.Поварисов. Әдәбиятка игътибар итмәү нәтиҗәсендә безнең телебез дә ярлылана башлады. Кызыл таң

Ярлылана төшү Бераз ярлылану; тагын да ярлылану. --- труппадагы артистларның берничәсе солдатка алынгач (Ш.Шамильский һ.б.), «Нур» труппасының составы ярлылана төшә. Х.Гобәйдуллин

Ярлыланып бару Торган саен ныграк ярлылану. Мондый шартларда туфракның елдан-ел ярлыланып баруы көн кебек ачык. Ютазы таңы

Ярлыланып бетү Тәмам ярлылану. Шул ярлыланып бетеп, авылдан өмет өзеп, үзенең эшләп йөргән җиренә – агач заводына бөтенләй күчеп китте. Г.Ибраһимов

Ярлыланып калу Берәр сәбәптән ярлыланган хәлгә килү. Кеше хисләренең бик ярлыланып калган чакларын беләм. С.Хәким. Кешеләр дисең, үз күңеле дә дөньяга шыплап ябылган, күз карашлары да төсләргә ярлыланып калган, табигый нурларын җуйган... Г.Гыйльманов

Ярлыланып китү Кинәт ярлылану. Бичура бар чагында бай гына торган кешеләр, яхшы Бичура китсә, бөтенләй ярлыланып китәләр икән. Әкият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә