ЯРЛЫЛАНДЫРУ ф. 1) Ярлы итү, бөлгенлеккә, фәкыйрьлеккә төшерү. Дөнья бутый, илне ярлыландыра, кешене эт көненә калдыра торган бер зәкъкум бар, ул да булса – аракы, имеш. С.Поварисов 2) Составындагы кирәкле матдәләрне, минераль тозларны киметү (азыкның, туфракның һ.б.). Бу хәл җирне әкренләп ярлыландыра. Дөнья кисәкләре географиясе. Шулай ук амброзия туфракны ярлыландыра, уңыш бирүне кискен киметә икән. Кәеф ничек? 3) хим. Берәр масса, кушылманы махсус эшкәртеп, андагы кирәкле матдәләрне аерып алу 4) күч. Эчтәлеген саектыру, образлылыгын, матурлыгын, төзеклеген, тәэсирен киметү (сәнгать әсәре, тел һ.б.ш. тур.). Ләкин ни өчен без поэзиябезне белә торып ярлыландырырга тиеш? М.Шабаев. Логика сүзе, термин буларак, татар телендә дә нигез ташы булып торырга тиеш, югыйсә без фән телебезне гадәттән тыш ярлыландырачакбыз гына, ягъни киләчәктә үзебезгә үзебез комачау тудырачакбыз. А.Тимергалин Ярлыландыра бару Торган саен ярлыландыру. Бер караганда башка сыйдыра алмаслык хәл: нефть акчалары ташкыны ярлыларны тагын да ярлыландыра бара. Ф.Зариф Ярлыландыра төшү Тагын да ярлыландыру. «Әгәр минималь куллану кәрзинен баету чарасы күрелмәсә, ул ярлыларны тагын да ярлыландыра төшәчәк», – дигән нәтиҗә ясый профсоюзлар лидеры ---. Ватаным Татарстан Ярлыландырып калдыру Ахырда ярлыланган хәлгә китерү. Заман героен тасвирлаганда, авторлар гүяки аны тышкы дөнья белән бәйли торган җепләрне юри өзәләр, ә болай аерып кую геройның эчке дөньясын ярлыландырып калдыра. Р.Мостафин |