ЯРЛЫЛАНДЫРГЫЧ и. 1. махс. Шлак, кушылма һ.б.ш.дан ниндидер матдәләрне аеру, бүлеп чыгару өчен, технологик процесс барышында өстәлә торган матдә; русчасы: обеднитель. Ул саф килеш яисә ярлыландыргычлар, күзәнәк ясагычлар, эреткечләр, пластификаторлар һ.б. өстәп кулланыла. Төзү материаллары 2. с. мәгъ Ярлыландыра торган; ярлыландыру ( 3 мәгъ.) өчен кулланылган. Вату һәм төюдән соң калган керамик ватык-китекне керамика җитештергәндә ярлыландыргыч өстәлмәләр, бетон һәм измәләргә тутыргыч итеп файдаланырга мөмкин. Төзү материаллары |