ЯРЛЫКА’У I ф. 1) дини Гафу итү, кичерү (гадәттә, гөнаһларны). Ә менә аларның бүген кич кылыначак гөнаһ гамәлләрен кайчан да булса ярлыкый алырсыңмы соң?.. З.Хөснияр. Кыскасы, Төхбәтулланың хатынына кул күтәрүен Тәңребез ярлыкамады шикелле. З.Мурсиев 2) Аяу, җәзасыз калдыру. Үлемгә хөкем ителгәнне ярлыкау Ярлыкап тору Һәрвакыт, гел ярлыкау. Мин боларны, бу дөньяда барлык гөнаһларны ярлыкап торырга кирәк, дигәннән әйтмим, аерым хәлләрдә кичерә дә белү ярый, дип сөйлим. Б.Камалов |