ЯРЛЫК и. 1) тар. Хан боерыгы, фәрман, язма указ. Ярлыклар икесе дә хан исеме белән башлана һәм ярлык ияләренең нәсел вәкилләре ия булган өстенлекләрне раслый. Б.Хәмидуллин // Хан, кенәз һ.б. булу хокукы бирә торган, дәүләт башлыгы тарафыннан бирелгән рәсми таныклык. Менә шуны үлчәп, Габдулла хан олуг кенәз ярлыгын яшь кенәзгә язып биргән иде. В.Имамов 2) Әйбернең атамасы, бәясе һ.б.ш. мәгълүмат язылып ябыштырылган яки эленгән кәгазь; этикетка. Сатып алган алтын әйбердә ярлык – квадрат рәвешендә яки озынчарак кәгазь кисәге булырга тиеш. Өмет. Маркировка эшләнмәнең үзенә яки аңа беркетелгән этикеткага, товар ярлыгына, төргәгенә яисә язулы кәгазьгә салына. Маяк 3) Шаблон характердагы кушамат; шәхеснең дәрәҗәсен, абруен төшерә, тискәре бәяли торган сыйфатлама. Бер ярлык тагылгач, һәр адым бизмәнгә салына. З.Мәхмүди |