ЯРЛЫ с. 1. 1) Матди мөмкинлекләре җитәрлек булмаган, фәкыйрь; киресе: бай. Хафиз – авылның егетләреннән, ярлы кеше баласы. Г.Камал. Бай да, ярлы да түгел иделәр ---. А.Нәҗми 2) Яшәү өчен кирәкле бар әйбере дә булып бетмәгән, җиһазландырылмаган, җитешсез. – Безнең ярлы йортымызга аяк баскан өчен, Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре алтын-көмештән сарайлар бирсен! – дия иде. Г.Исхакый. Һәм... башланган җырын җырлап бетерә алмыйча, кинәт туктап калды: ул бүген беренче мәртәбә үзенең шыксыз, буш һәм ярлы фатирына игътибар итте. Г.Гыйльманов // Зиннәтсез, үтә гади. Иң элек чалмасы, таягы, ярлы туны, таракан ашаган читеге белән Фәйзулла мөәззин килде. Г.Ибраһимов 3) Ярлылар яшәгән, ярлыларныкы булган; фәкыйрьлек хөкем сөргән. Алар шәһәрнең читендә иң сәләмә, иң ярлы мәхәлләдә тора иделәр. Ш.Камал. Бары шәһәрнең иске һәм ярлы районнарында бит-күзен каплаган хатыннар күренгәли. М.Госманов 4) Бик аз, бик арзан әйберләрдән торган. Табын шулкадәр ярлы, арык иде ки, ашап тамак та, карап күз дә туярлык түгел иде. А.Гыйләҗев 5) Мохтаҗлык кичерелгән; яңгырсыз һәм уңышсыз. Еллар ярлы, җиде баланың тамагын туйдырып, өс-башын карап тору җиңел түгел. Г.Галиева 6) Составында кирәкле, файдалы матдәләр, минераль тозлар җитәрлек булмаган; уңдырышлылыгы түбән булган. Аурупага килгәч, гуннар 200 елга якын шактый ярлы туфраклы далада яшиләр һәм күршедәге бер халык белән дә сугышмыйлар. М.Хәбибуллин. Кислородка ярлы туфракта үсә торган үсемлекләр (мәсәлән, тропик мангр агачы) сулыш тамырлары барлыкка китерә. Биология 7) Аз булган, төрлелек күзәтелмәгән. Дару үләннәрен өйрәнүгә килсәк, Тибетта үсемлек дөньясы гаять ярлы булып чыкты. З.Мурсиев 8) күч. Эшләнеп җитмәгән; эчтәлеге бай булмаган, сәнгатьчәлеге түбән дәрәҗәдәге. Теле шулай ярлы булганмы аның? А.Гыйләҗев. Һәм, киресенчә, сюжеты ярлы әсәр, язучының бер урында таптануы укучы өчен ялыктыргыч, эчпошыргыч булып китәргә мөмкин. К.Гыйззәтов 9) күч. Кызыгы булмаган, төссез, нурсыз, шыксыз. Әгәр Мөнирә булмаса, аның тормышы никадәр нурсыз, төссез, ярлы булыр иде! Г.Әпсәләмов 2. рәв. мәгъ. Фәкыйрьлек, хәерчелек белән, фәкыйрь тормыш белән, матди мохтаҗлык күреп. Мин – ярлы торырга өйрәнгән кеше. Г.Ибраһимов. Колхозыбыз ярлы гына яши шулай ---. Г.Афзал 3. и. мәгъ. 1) Яшәү өчен матди мөмкинлекләре җитәрлек булмаган фәкыйрь кеше. Бай колагы ярлы сүзен ишетми икән шул. В.Имамов. Байның саранлыгы, ярлының юмартлыгы – икесе бердәй бәла. М.Галиев 2) ярлылар күпл. тар. Тоташ коллективлашуга кадәр, кулаклар һәм урта хәллеләрдән аерым буларак, иң фәкыйрь крестьяннарны эченә алган социаль катлау. Ярлылар комитеты дилбегәне кулында нык тота икән. В.Нуруллин. Менә шул камисар хәзер бөтен кантун буйлап ярлылар ширкәте эшен яңартуны бездән таләп итә. В.Имамов |