ЯРКА II и. 1. 1) Урталай ярылган утын агачы, түмәрнең бер яртысы. Мин элек, Герман сугышына кадәрле, типсәм – тимер өзәрлек, кып-кызыл, нарат яркасы шикелле янып торган бер җегет идем ---. Г.Камал. Утын яркаларына ияреп кергән кар кисәкләре, кайнар чәйдә эрегән шикәр шакмакларыдай, теләр-теләмәс кенә, агач пүләненә сеңеп юкка чыгалар. Д.Булатова

2) Гомумән нәрсәнең дә булса эре ярылган бер кисәге. Ниһаять, хлеборезкадан икмәк яркаларын китерделәр ---. А.Гыйләҗев. Канифә тизрәк сикереп торды, өстәл өстендәге җамаяктан инде суынып беткән ике-өч бәрәңге яркасы эләктереп, --- урамга атылды. Н.Көбәш

2. с. мәгъ. Яртыга бүленгән, ярылган. Табында күбрәк ярмалы ярка бәрәңге иде. Ә.Салах

Ярка кебек Нык, таза, тулы гәүдәле (кеше тур.). Атаң шундый ярка кебек үсеп җиткән улы барлыкны күрсә нишләмәсие. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә