ЯРДӘМЧЕСЕЗ с. 1. Ярдәмчесе, булышчысы булмаган. Шушы бер гөнаһсыз, ярдәмчесез кызны үзеңә сыендыра алмыйсыңмыни соң? З.Хөснияр

2. рәв. мәгъ. Ярдәмчедән башка, мөстәкыйль рәвештә. Бабасы үлгәннән соң, Патый кулына эләккәч, тугыз яшьлек Таҗи бөтенләй ярдәмчесез калды. М.Галәү. Әле бит, поездларга утырасы, тәбәнәк платформаларга ярдәмчесез төшәсе, автобус йөрмәгән дала юлы буйлап мотоцикл арбасында кайтасы... Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә