ЯРДӘМЧЕ и. 1. 1) Кемгә дә булса ярдәм итә, булыша торган кеше. «Шайтан кала» дигән риваятьтә дә елан болгарларның ярдәмчесе һәм киңәшчесе итеп сурәтләнә. А.Тимергалин. Бу нәселне безнең яклардан бик еракта – Шотландия дигән илдә сарыклар көтү өчен көтүчеләргә ышанычлы ярдәмчеләр итеп чыгарганнар. А.Хәсәнов // Хезмәтче. – Иң матур шәлне китерегез аңа, – дип боера ярдәмчеләренә. А.Нәҗми 2) Җаваплы урындагы кешенең рәсми, штаттагы булышчысы; урынбасар; ассистент. Дружинин – комсомол эше буенча политбүлек начальнигы ярдәмчесе. А.Алиш. Врач ярдәмчесе, алгы бүлмәгә чыгып, тышкы ишеккә якынрак утырды ---. Г.Әпсәләмов 2. с. мәгъ. 1) Ярдәм итә торган. Кизүдәге шәфкать туташларыннан һәм табибтан башка аңа ярдәмче робот та беркетелде. А.Тимергалин 2) Өстәмә, икенчел, төп функцияне башкармаган. Инде ике тапкыр янгын да булып алды – хәзергә ул хәтле зыянлы түгел, ярдәмче сарайлар гына янды. Г.Әпсәләмов. Арырак байның ашлык амбарлары, аннан да арырак, икенче якта ат абзарлары, эреле-ваклы ярдәмче биналар булган ---. Г.Госман 3) лингв. Үзенең мөстәкыйль мәгънәсе булмаган. Шулай ук теләсә нинди фигыль ярдәмче фигыль ярдәмендә кушма (тезмә) фигыль ясый алмый. И.Бәширова. Ярдәмче сүзләр, мөстәкыйль мәгънәле сүзләр белән килеп, бер җөмлә кисәге була алалар (бәйлек һәм бәйлек сүзләр) яисә, җөмлә кисәге составына кермичә, җөмләләрне бәйлиләр (теркәгеч). Татар лексикологиясе |