ЯРДӘМСЕЗ с. 1. 1) Ярдәмгә мохтаҗ. Томан арасында адашып туктап калган ярдәмсез пароходларның зарланган төсле сузып-сузып кычкыртулары җанны әрнетә, күңелне елыйсы килә торган тойгы белән каплый. Гали Рәхим. Бигрәк ярдәмсез иде шул мәрхүм. Р.Батулла 2) Ярдәм итәргә яратмый, булышмый торган, ярдәм кулы сузмый торган. Ул җитез, төпле комсомол җитәкчесе түгел, ярдәмсез тип булып гәүдәләнде. М.Җәлил 2. рәв. мәгъ. 1) Үзе ярдәм кабул итмичә; мөстәкыйль рәвештә. Бер дә ярдәмсез укый алмас. З.Зәйнуллин. Биш айлыкта инде ул һич ярдәмсез аяк атлый иде. Ф.Яхин 2) Кешегә ярдәм күрсәтмичә. Качкыннар чыга калсалар, курыкмаска, иптәшеңне ярдәмсез ташламаска, бер генә бодайны да дошманга бирмәскә. А.Гыйләҗев 3) Чарасыз, көчсез хәлдә. Чөнки көндез тәрәзәдән тышкы яктагы мәхшәрне өлешчә күрү мөмкинлеге булса, төнлә үзеңне бөтенләй ярдәмсез хис итәсең. Ф.Хуҗин |