ЯРДӘМЛЕК и. 1. 1) Уку-укыту процессында дәреслектән тыш кулланыла торган ярдәмче китап яисә берәр әсбап. Айдарга килгәндә, дәресләрне Азат аңа үзе бирә – исендә калганнар буенча гына инде, чөнки биредә уку ярдәмлекләре һәм дәреслекләр булмый. А.Тимергалин. Хәрби уку йортында татар телен өйрәнү өчен чыгарылган бу уку ярдәмлегендә халык иҗаты әсәрләренә дә зур урын бирелгән. Л.Җамалетдинов // Берәр әйберне өйрәнүдә ярдәм итә торган нәрсә. Бу төркем шигырьләр балаларга, әлифбаны өйрәнгәндә, зур ярдәмлек була ала. Л.Минһаҗева 2) Инструкция. Компьютер инструкцияләрен (ярдәмлеген), әлбәттә, сүзлек кулланып укый идем, һәм ул сүзлек укыган саен сирәгрәк кирәк була бара иде... З.Мифтахов 2. с. мәгъ. лингв. Мөстәкыйль һәм тулы мәгънәләре булмаган (сүз төркеме тур.). Компонентлар мөстәкыйль, ягъни үзләре генә кулланыла ала торганнарга һәм ярдәмлек компонентларга, шулай ук үзләре генә кулланыла алмый торганнарга бүленәләр. Г.Шәйхиева. Шулай ук әйбер яки эш-хәрәкәт һәм билгенең билгесен белдерүче сүзләр (сыйфатлар һәм рәвешләр) дә шактый, алмашлыклар һәм ярдәмлек сүзләр дә бар. Р.Мөхиярова |