ЯРДӘМЛЕ с. Ярдәм итүчән, ярдәмчел. Бер-берегезгә ярдәмле булыгыз. М.Мәһдиев. Алар – киң күңелле, мохтаҗларга ярдәмле, тырыш, булган кешеләр. Г.Галиева. Димәк, тормышыгызда яхшы кешеләр – миһербанлы, ярдәмле кешеләр дә очрагандыр... Р.Вәлиев