ЯРДӘМЛӘШҮ ф. 1) Бер-береңә ярдәм итү, булышу. Дөньяның бар авырлыгы, кешеләрнең бар явызлыгы, бар кайгы-хәсрәте әнә шул кар астында күмелеп калган да, моннан соң алар үзара гел аңлашып, ярдәмләшеп кенә яшәрләр, бәхетле булырлар шикелле тоела. В.Нуруллин

2) к. ярдәм итү. Гөлбануның анасы Фәтхия карчык та үзенең бердәнбер кызы өчен барлык көче белән тырыша, ярдәмләшә иде. Г.Ибраһимов. Һөҗүм башлангач, пехотасына артиллерия һәм миномёт уты белән ярдәмләшә. З.Зәйнуллин

Ярдәмләшә башлау Ярдәмләшергә тотыну. – Сәгыйдә! – диде карчык вә урыныннан торды да кызына өс киемнәрен салырга ярдәмләшә башлады. Ш.Камал. Күчем ханнан кала татар дәүләтендә икенче дәрәҗә урында торган кешенең үзе белән болай аралаша, ярдәмләшә башлавы Ермакны бераз шикләндерсә дә, ул җибәргән ризыклар казакларга бик ярап куйды ---. Ф.Бәйрәмова

Ярдәмләшеп бару Даими ярдәмләшү. Монда хәлфә, шәкерт – һәммәсе кулга кул биреп, ярдәмләшеп барырга кирәк... Г.Ибраһимов

Ярдәмләшеп тору Һәрвакыт ярдәмләшү. Үзем кураторы булырмын, кирәк чакта ярдәмләшеп торырмын! Р.Сәгъди. Кыш көне кар көрәү, өлкән яшьтәге әби-бабайларга тирес чыгарышу, язларын бакча казышу, утын кисү, яру дисеңме – бер тартынмый ярдәмләшеп торды егетләр. А.Хәйретдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә