ЯРДӘ’М ИТҮ ф. 1) Нәрсәдер эшләгән кеше белән шул эшне бергәләп эшләү; булышу. – Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күреп китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең, – дигән. А.Алиш 2) Акчалата, мал яки башка нәрсәләр биреп, авыр хәлдән чыгару, чыгарырга тырышу. Өйләре янган кешеләргә әйберләтә ярдәм итү 3) Үз көчен башка берәүгә яхшылык эшләү өчен куллану. Суга батучыга ярдәм итү 4) Медицина ярдәме күрсәтү. Табиблар вакытында ярдәм итмәсәләр, үлүе ихтимал иде 5) Файдасы булу, килешү. Дару ярдәм итмәде |