ЯРДӘМ и. фар. 1) Кемнең дә булса эшен, хәлен җиңеләйтү өчен башкарыла торган гамәл, булышлык. Бу күренештән Галя нишләргә белмәде: кычкырыргамы, ярдәм чакырыргамы? А.Алиш. Тукта, бәлки, минем тагын да берәр ярдәмем кирәктер? А.Хәлим

2) Кем өчендер бирелә торган ниндидер әйберләр, акча, техника, азык-төлек һ.б.ш.; иганә. Акчалата, матди ярдәм. Дәүләт ярдәме

3) мед. Авыртуны басу, авыру яки гадәттән тыш хәл сәбәпле үлемнән коткаруга юнәлтелгән чаралар. Медицина ярдәме. Ашыгыч ярдәм. Җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм

◊ Ярдәмгә килү к. ярдәм итү. Без ярдәмгә килергә тиешбез. А.Алиш. Каратаев миңа ярдәмгә килде. А.Тимергалин. Ярдәм күрсәтү к. ярдәм итү. Ә авылда больница булса, авырый башлау белән барыр иде дә, авыруы көчәйгәнче, врач аңа тиешле ярдәмен күрсәтеп өлгерер иде. В.Нуруллин. Мин инде килмәкче, аны кардан күтәрмәкче, кулдан килгән ярдәмемне күрсәтмәкче идем. А.Хәсәнов. Ярдәм кулы сузу к. ярдәм итү. Бу дөньяда Азатка ярдәм кулы сузган тагын бер изге җан – тузганактай ап-ак чәчле алман карчыгы була. А.Тимергалин. Гаҗизлектән, чарасызлыктан берьялгызым бәргәләнәм, сугылам, кем дә булса ярдәм кулы сузмасмы дип як-ягыма каранам – сыйныфташларым да, укытучылар да, күзләрен читкә алып, битараф йөз белән янымнан үтеп китәләр. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә