ЯРГЫЧ и. махс. 1) Бүрәнәне пычкылап буйга яра торган җайланма, станок; пилорам. Әле генә яргычтан чыгарылып шомартылган алтышар метрлы нарат такталарны сузып салган өстәлләрдә сый-нигъмәт авылча мул иде. М.Маликова 2) Каты материалларны төеп, ышкып яки башка юл белән ваклый, яра торган җайланма; русчасы: дробилка . Хатын-кызның күлмәк-ыштанга яшереп, бәләкәй капчыкка салып арыш алып кайтканын, аны яргычта ярып ашаганнарын; шул урланган орлыкны тентеп, бичара аналарны сигезәр елга төрмәгә утыртканнарын өлкән буын кешеләре белә. Р.Хәбибуллина. Әллә син менә бу тегермәнне, яргычны кору бик җиңел булгандыр дип уйлыйсыңмы? Р.Вәлиев |