ЯРГАЛА’У ф. 1) кбт. форм. к. яру. Аның сабагын яргалап, яфракларын берәм-берәм йолыккалап, чәчкәсен-таҗын, күзәнәген-тамырын аерым-аерым тезеп салганда, аның хуш исе дә, яме дә калмый... А.Гыйләҗев 2) Салкын, җил, физик эш тәэсир итеп, күп яралар хасил булуга китерү. Кулларыңны яргалаган җилләр, ул синең йөзеңә нур биргән, алсулык бүләк иткән кояш. Д.Каюмова 3) күч. Бик күп җыерчыклар, буразналар хасил итү. Әнә ике яңагы да эчкә суырылган, күз төпләрен эреле-ваклы җыерчык яргалаган. В.Имамов. Калын тупас кайрыларын тирән җыерчыклар яргалаган. Д.Булатова 4) Кайчакта, сирәк кенә яру белән мәшгуль булу. Газинур, моңарчы да такта яргалаган булганга, эшнең рәтен белә иде. Г.Әпсәләмов Яргалап бетерү Бик нык яргалау. Кашына-кашына, бөтен тәнне яргалап бетердем бугай инде. Г.Каюмов. Җамал, җил ашап яргалап бетергән иреннәрен дерелдәтеп, инәлүле тавыш белән: «Сорама, кызым», – дияр иде. А.Әхмәтгалиева Яргалап җибәрү Бераз яргалау. Кискән урынны бераз яргалап җибәрәбез, сабак очының кайрысын кубарабыз. Сөембикә Яргалап ташлау сөйл. Көтмәгәндә, бик тиз генә яки аннан-моннан яргалау. Яланөс кенә утын яргалап ташладым; кызып китеп, Рәхимҗан бабайларга барып кердем, көздән бирле ишегалларын тарыктырып, күзгә кереп яткан карама түмәрләрен ваклап, лапас астына ташып өйдем. А.Гыйләҗев. Мәгъфия апа, дигән булып, үзеңнең вакытың юктыр, дигән булып, суын да кертеп бирде, утынын да яргалап ташлады ---. Н.Фәттах Яргалап тору Әледән-әле яисә даими яргалу; әле яргалау. Салкын караңгылыкны яргалап торган корыч, бакыр катыш зәңгәрсу кызыл утлар, ыржайган тешле үлем тырнаклары төсле, җирнең күкрәген кармаштырып кара канга буйый иделәр. Ш.Камал Яргалап ыргыту сөйл. к. яргалап ташлау. Кереп, бу түмәрләрне уңлы-суллы яргалап ыргытасы булыр... А.Гыйләҗев |