ЯРГАЛАНУ ф. 1) Күп җирдән ярылу, ярыклар арту. Кайчандыр шарлама суы җыелып торган казан кипкән, кояш нурларында телем-телем яргаланып, крокодил тиресенә охшап калган иде. Ф.Шәфигуллин. Бөтен өмет сөремләнгән, яргаланган… Р.Фәйзуллин

2) Салкыннан, эсседән, авыр физик эштән һ.б. сәбәпләрдән яралар хасил булу. Куллары яргаланган, бер бармагы кәкре, бер күзе аклы, үзе һәрвакыт атларның аналарын сүгә... Ш.Камал. Яңаклары эчкә баткан, иреннәре көеп яргаланган. Г.Әпсәләмов

3) күч. Картаеп юл-юл булып җыерчыклану (тире тур.). Бабай зур гәүдәсе, киң җилкәсе, күкрәккә төшкән ак сакалы, җыерчыкланып яргаланган карт йөзе, басынкы кыяфәте белән килеп керде. Г.Ибраһимов. Карт инде, бите яргаланып, кояшта каралып, җилдә каешланып беткән ---. Р.Максудов

Яргалана башлау Яргалану билгеләре күренү. Аннары радиация нурлары тәэсирендә уала, яргалана башлый. Т.Әйди. Хәтта сызадагы күрәннәрне, аксыргакларны да сары тутык каплаган, аларның төбендәге су кибеп, саз гына калган, шәрәрәк урыннары яргалана ук башлаган. Ф. Садриев

Яргаланып бетү Бик нык яргалану. Аның яргаланып беткән сөялле бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтыранды. А.Гыйләҗев. Наташаның борчулардан агарынган йөзенә нур кунды, ә яргаланып беткән иреннәре туктаусыз дога сүзләрен кабатлады. А.Мансуров

Яргаланып калу Ахырда яргаланган хәлгә килү. Алар, бер-берсенә бәйләнгән кебек, Акбүре авылының үрге ягына чыктылар, язгы су төшкәндә убылып, яргаланып калган ерганак-ярлар янына килеп чыктылар. Г.Гыйльманов

Яргаланып китү Кинәт яргалану; бераз яргалану. Миләүшәнең учы яргаланып киткән, аннан туктаусыз кан саркый иде. Сөембикә. Җитлеккән камыр, табага салгач, яргаланып китәргә тиеш – кабарып җиткәнен шуннан беләсең. Безнең гәҗит

Яргаланып тору Даими, еш яргалану; әле яргалану. Телдәге калын куныклар, бигрәк тә тел төбе тирәсендә яргаланып торса, ашказаны-эчәк тракты авырулары башлану билгесе. Әлмәт таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә