ЯРӘШҮ ф. Ата-анасыннан ризалык алып, кызны кияүгә алырга килешү. Алар инде ярәшкәннәр, туй, никах хакында сөйләшү булмаса да, алтын балдакларга кадәр алып куйганнар. Г.Гыйльманов

Ярәшеп йөрү Әле, хәзерге вакытта ярәшү. Казан байлары арасында һәркемгә билгеле мәшһүр бай Әхмәди Хәмитов үзенең Хәдичә исемле кызын йөз мең сум көмеш акча белән кияүгә биргәнлектән, Муса Салихов шул туташны кәләшлеккә ярәшеп йөри. З.Бигиев

Ярәшеп кую Алдан ярәшү. Гадәт буенча, апам белән мине, тугач ук, әти үзенең ямчы дус-аркадашларының улларына ярәшеп куйган. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә