ЯРАШУ ф. 1) Өйрәнеп, тәҗрибә туплап, үзләшеп китү. Кем әйтмешли, моңарчы үзем яшәгән мохит торгынлыгына ярашкан булганмын, күрәсең. А.Вергазов // Яраклашу. Шуннан соң ул Патыйга яраша, аны күккә чөеп мактый башлады. М.Галәү. [Хөрмәтулла:] Заманалар үзгәрә тора... Җайлаша да, яраша да белергә кирәк... А.Гыйләҗев

2) Ярау, туры килү; үзара бәйләнештә, гармониядә булу. Бигрәк тә тирә-юньдәге табигать хозурлыклары – мәһабәт калкулыклар, урман манзаралары белән һич тә туры килми, үзара ярашмый бу йортлар. А.Вергазов. Таштагы шәҗәрә «Шура» журналындагы текст (1915, № 7) белән яраша, ләкин яңа мәгълүматлары белән дә кызыклы. М.Әхмәтҗанов

3) лингв. Сүзтезмәдә иярүче сүз ияртүче сүз белән бер үк төрдә, бер формада килү. Шәкли грамматикада без җөмләне, ялганмалык табигатенә караганда, баш килештәге иягә бәйләнеп, аңа ярашып әйтелгән хәбәрдән гыйбарәт сүзләр тезмәсе, дип тәгъриф итәргә тиеш булабыз. Г.Алпаров. Типологик яктан, рус телендә, мәсәлән, сан белән ачыкланган исемнәр килеш, сан белән төрләнәләр, ягъни сан саналмышы белән ярашып килә: два ученика, двух учеников, двум ученикам һ.б. Ф.Хисамова

4) лингв. Сүздә я калын, я нечкә генә авазлар булу; сингармонизмга буйсыну. Бер сүздәге авазларның калынлык, нечкәлектә бер-беренә ярашып әйтелүенә сингармонизм кануны дип әйтәләр. Г.Алпаров

5) күч. Тынычлап, килешеп яшәү. Килен белән кайнана башта ук ярашмадылар. Н.Гыйматдинова

Яраша бару Торган саен ныграк ярашу. Ләкин бу безгә зыян итми, Әнисә, чөнки безнең организмыбыз тышкы мохиткә үзеннән-үзе яраша бара. Г.Әпсәләмов

Яраша башлау Ярашуга табан бару, ярашу билгеләре күренү. Тәмам исенә килеп, хәлгә яраша башлаган Әнвәр немецның бер колонна артына посып атканын абайлап алды. Х.Камалов. М.Госманов, әлеге һәм башка төрле фикерләргә нәтиҗә ясап, аерым өзекләрне транскрипцияләп, «Җәмигыт-тәварих» җирле шартларга яраша башлаган Алтын Урда-Харәзем әдәби телендә язылган, дип белдерә ---. Татар әдәби теле тарихы

Яраша төшү Бераз ярашу. Тәмсезләшкәннән соң, ничектер, отыры бер-береңә яраша төшәсең кебек. Х.Камалов

Ярашып бетү Тәмам, тулысынча ярашу. Чөнки кушма исемнәрнең гармония ягыннан авазлары бер-беренә ярашып бетмәгән булса да, басымнары, мәгънәләре ягыннан алар башка ялгыз сүзләр кебек әйтеләләр ---. Г.Алпаров. Ә уй-фикерләрнең әле заманына ярашып бетмәгән чагы икән. Н.Гариф

Ярашып җитү Тиешле дәрәҗәдә ярашу. «Инкыйраз»дагы бүгенге күзгә төзекле-төзексез җөмләләр, сүзләрнең үзара ярашып җитмәве, кайчагында урынсыз кулланылуы, гади сөйләм белән әдәби телнең буталуы... – боларга без күз йомарга тиеш булабыз ---. А.Тимергалин

Ярашып китү Кинәт яки билгеле вакыттан ярашу. Әмма берсе «Рамай»га, икенчесе «Әлдермеш»кә көйләп, ярашып китә алмыйча шактый газаплангач, ахырда туктаганнар. Ф.Яхин. Ул кышка, салкыннарга чыдам тугыз алмагач сорты китереп чыгарган, төньякта шул алмагачлар гөрләп торып үсеп, ярашып киткән. Р.Кутуй

Ярашып тору Даими ярашу; әле, хәзер ярашу. Өстендәге ак киндер күлмәге аның ак йөзенә ярашып тора төсле. С.Поварисов. Ул бурсык малаеның исеме дә үзенә бик тә ярашып тора: Бурлас! Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә