ЯРАШТЫРУ ф. 1) Берәр нәрсәгә ярарлык итү, туры китерү. Карак ачкыч яраштыра, ә алдакчы ялганлый. Мәкаль. Нинди дә булса берәр күңелсезлек көткән ирләр дә бөтенләй тик ятмыйлар, урындык-өстәл ватудан башка төрлерәк хәстәр дә күрәләр: балта, пычак, чалгы кайрыйлар һәм аларга җайлырак сап яраштыралар иде. М.Галәү. Шул текст эчтәлегенә яраштырып, көйләр дә иҗат ителә башлаган. К.Гыйззәтов // Кемнең яки нәрсәнең дә булса таләпләренә, кагыйдәләренә җавап бирерлек итү, шуларга туры китерү. Тик бөтен бәла шунда шул: кешеләр үзләренең яшәү рәвешләрен Җир-ана, табигать белән яраштырып кормыйлар. С.Лашманчы

2) Көйләү, эшкә яраклы хәлгә китерү. Нәҗми, винтовкасын яраштырып, көлү тавышы ишетелгән якка атып җибәрде. Һ.Такташ. Старшина, ара-тирә генә туктап, азимутны яраштыра да тагын кузгала иде. Г.Әпсәләмов

3) Үзара бәйләнешкә кертү. Нерв системасы аерым органнарның эшчәнлеген бер-берсе белән яраштыра. Анатомия

4) Килештерү, дуслаштыру, татулаштыру. Байлык яраштыра, ярлылык талаштыра, дип, юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең. И.Гази. Ә син аларны яраштырырга, килештерергә мәҗбүр буласың. М.Кәбиров

Яраштыра башлау Яраштырырга керешү. Композиторның гадәти шигырьгә күзе төшеп, җырга яраштыра башласа, андый кимчелек-артыклык күренә ул. Ш.Галиев

Яраштырып бетерү Тәмам яраштыру. Ахырга таба, языла-языла, кеше аны үзенә яраштырып бетергән. Казан утлары

Яраштырып йөрү Әле, хәзер яраштыру. Механизаторлар, пилорам куярга дип, вал яраштырып йөриләр ---. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә