ЯРАУЛЫ I с. 1) Берәр нәрсәгә ярый торган, ярарлык, кулай. Суы әле дә чәйгә яраулы. М.Вәлиев. Бу сабаннарның берсе дә яраулы түгел, – берсенең тәгәрмәче ватык, икенчесенең күчәре сынык, өченчесенең төрәне төптән каерылып чыккан, – алар белән ике сәгатьтән артык азап. Ф.Мансуров. Бер шәлнең акчасы Фәридунның чиренә яраулы бер кап даруга таман гына була. Сөембикә // Туры килгән. Һәркем күңеленә яраулы ачкыч таба алабызмы? Казан утлары 2) Таман, чак. Роберт Миңнуллинның төп максаты-юлы да шунда: баланың иртәгәсе көнен истә тотып, «үсә төшкәч тә кияргә яраулы» кием алган кебек, ул тәэсир-тәрбия көче белән киләчәккә төбәлгән шигырьләр иҗат итә. М.Вәлиев |