ЯРАУЛАНДЫРУ ф. Атны ат чабышына, чабышкы булырга әзерләү, ярау алдыру. Бераздан мин Каракошны ярауландыру эшенә керештем. Җикмәдем, менгегә генә тотарга булдым. М.Хәсәнов // Үгезне ярышка әзерләү; усалландыру. Бездә атлар чабыштыру, юртаклар узыштыру булса, анда махсус тәрбияләнгән, ярауландырган сөзгәк үгезне күз алдында кызыл җәймә җилпеп котырту икән. Х.Камалов // Чабыштан соң (атны) акрын гына йөртеп ял иттерү, суыту |