ЯРА’У III c. диал. 1. Салкынча, җиләс. Йокыны китерә торган тынлык. Татлы төшләр күрә-күрә, ярау урында изрәп кенә йокларлык. Казан утлары 2. и. мәгъ. 1) Салкынча, җиләс вакыт. Иртәнге ярауда, чәй янында изү чишеп изелеп утырганда, гөмбә, дип, карлыган, дип, кыш та җитәр, дип, хатын да мырламаса!.. А.Гыйләҗев. Һава талгын, кичке ярау төшкән ---. Р.Маннапов 2) Салкынча һава, җиләслек. Тышта, ниһаять, һава җиләсләнгән, таулардан тансык ярау – салкынча сафлык иңә. Т.Әйди |