ЯРА’У II с. диал. 1) Көч, сәләт, акыл һәм башка яктан җитлеккән, камил. Моннан соң акыллырак, яраурак була белергә кирәк. А.Гыйләҗев 2) Чабышка махсус әзерләнгән. Ярау ат 3) Егәрле, җитез; тук һәм елдам (ат тур.) 4) Гайрәтле, таза һәм нык, көчле. Кызның чибәре ярау егеткә. Әйтем. Мин сугыш чукмары түгел, аннары Гыйльфан төптән таза чыккан ярау егет иде. Р.Низамиев 5) Яхшы сыйфатлы яки югары сортлы, калорияле азык. Җир алмасы [бәрәңге] хәзер инде ярау азыкка әйләнеп бара. М.Гали ◊ Ярау алдыру к. яраулау. Ярау алу 1) Авыр эштән, ерак юлдан соң хәл алу, ял итеп көч туплау, тыну. Бер көн эштән туктагач, карт-корылар йоклагач, урак өсте станда ярау алып ятканда, Миңлекәйне күрдем мин. Ф.Бурнаш. Бүлмә җиләслегеннән җанга-тәнгә аз булса да ярау алдым. Б.Камалов; 2) Чабышка махсус әзерләнү (ат тур.). Ярау яру Үз дигәнен булдыра торган булып китү; үткенләнү, шомару; усаллану; азау яру. Ярау ярган егетләр кирәк бу эшкә |