ЯРА’У I ф. 1) Берәр нәрсәгә файдалану өчен яраклы булу. Анысы да эшкә яраган – чырымтадан киндерә ишкәннәр. А.Тимергалин // Нинди дә булса эш башкара алу. Вак йомышка ярады инде. З.Мәхмүди. Сабан тоттым, печән чаптым, ат карадым... Атасыздан һәр эшкә иртә ярадым. Р.Ханнанов 2) Яхшы булу, файдасы тию. Мәктәптә укыганда драмтүгәрәккә йөрү ярады. И.Юзеев 3) Үлчәве, сыйфаты һ.б.ш. билгеләре белән туры килү. Әнинең ак халаты Миңа таман, ярады. Л.Шәех 4) Файдасы тию, кирәге чыгу. Арада бик яхшы тавышлылар да бар икән – хорга кушылырга һәммәсе дә ярады. Г.Ибраһимов. – Зөбәйдә Чаллы ягына чыгып китте әле, кайчан кайтыр – билгесез, – дигән шомлы җавап егет күңелендәге газап утын көчәйтергә генә ярады. В.Имамов 5) Билгеле нормаларга, кагыйдәләргә туры килү. [Шафика:] Сөйләргә яраган хәтлесен очрашкач сөйләрмен. А.Гыйләҗев. Ә мин зур җинаятькә якын, бер дә ярамаган эш эшләгәнмен икән. А.Хәсәнов 6) хуплм. Кемгә дә булса ошарга тырышу, аның алдында яхшатлану. Туры әйткән туганына ярамаган. Мәкаль. Соңыннан байга тәрилкә тотып, ялынып-ялманып йөреп, байга ярады. Г.Камал 7) Әйбәт тәэсир итү, уңышлы нәтиҗә бирү, килешү. Дару авыруга ярады // юкл. Начар тәэсир итү, зыяны тию. Яланаяк йөрү ярамады – томау алды Ярап бетү Тулысынча, бар яктан ярау. – Тик син ярап бетәрсең микән, белмим... – диде Вафа. М.Галәү. Мин сиңа ярап бетә алмадыммыни? М.Маликова Ярап китү Билгеле бер вакыттан ярау. Аның атасы, авылдан самавырчы малай булып килеп, тора-тора абыстайга ярап китеп, егерме-утыз ел эчендә миллионлы чәй фирмасының хуҗасы булган Борһанетдин абзый түгелме соң? Г.Исхакый Ярап кую Көтмәгәндә ярау. Шул киңәш хәзер ярап куйды!.. А.Гыйләҗев. Мыеклы агайның арыш ипие белән тозлы салосы шунда бик тә ярап куя. А.Тимергалин Ярап тору Әлегә, вакытлыча ярау. Бәясе арзан булганлыктан, җигеп йөрергә ярап торыр дип, шул алашага тиендек. Г.Гомәр. Сирәк булса да, чиертә балык – гади елга чабаклары, әлбәттә, ваграклар инде, әмма шулпа өчен ярап тора... А.Тимергалин Ярый башлау Ярарга тотыну. Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт хезмәтләренә дә ярый башладым. Г.Тукай. Ләкин тормышлар авыр булганга, эшкә ярый башлагач та, әтисе аны үзе белән такта ярырга алып китте. Г.Әпсәләмов |