ЯРАТЫШУ ф. урт. юн. к. ярату I. Без бит бер-беребезне яратышабыз. В.Нуруллин. О-о... ничек яратышалар иде алар! А.Тимергалин. Шәүкәт абый белән, мәсәлән, гаҗәп нык яратыша, хөрмәт итешәсез. Э.Шәрифуллина Яратыша башлау Яратышу билгеләре сиземләнү. Безнең яратыша башлау да кызык кына килеп чыкты бит, абзый кеше. Д.Салихов. Сез... Сез яңадан яратыша башладыгызмы? М.Кәбиров Яратышып йөрү Озак вакытлар яратышу. Мәрьям туташны, үзе белгәннән бирле яратышып йөргән вә кабергәчә бергә булырга вәгъдә куешкан яры Зыяга бирмичә, икенче бер егеткә биргәннәр. Г.Ибраһимов. Электән үк ул кыз белән яратышып йөргәннәр булып чыкты. И.Юзеев Яратышып калу Яратышырга өлгерү. Соңга калып булса да яратышып калыйк! Г.Каюмов Яратышып китү Кинәт, уйламаганда яратыша башлау; тора-бара яратышу. Яшьлегендә Сәүбән белән яратышып китүе дә шул серлелегеннән, хыялыйлыгыннан булгандыр. Г.Гыйльманов Яратышып кую Көтмәгәндә яратышу. Берәрсе белән яратышып куйсагыз... Г.Бәширов Яратышып тору Гел яратышу. Ир белән хатын бер-берләрен гел генә яратышып тормыйлардыр дип уйлыйм. Ш.Камал |