ЯРАТЫЛЫШ и. 1) Яратылу күренеше; яратылу моменты. Җир яратылышыннан алып бүгенге җилкапкалы дәверләргә кадәр араны авазларда сурәтләп биргән инженер, көне буе уйнап арган сабый шикелле, сулышын да чыгармый йоклый иде. М.Галиев

2) Кешенең холкы-фигыле, табигате, фитърәте. Яратылышы белән зыялы һәм әдип зат булса да, шушы табигый барлык-булганлыкны дөньялыкта раслар өчен, аңа биниһая көч, хезмәт куярга --- туры килде. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә