ЯРАТУ I ф. 1) Берәр кешене яки нәрсәне бик якын итү, үз итү; аңа тартылу; кабул итү. Дөресен әйтим: киленне башта яратмаган идем, хәзер күз ияләште. А.Алиш. Сөләйман Хуҗа Болгар илен бик яраткан, шуның өчен кире Мәккәгә кайтып китмәгән. А.Тимергалин

2) Хөрмәтләү, ихтирам итү. Сәнгать дөньясында бик күпләр аны яраталар, бик күпләр яратмыйлар. Яратмаганнар аннан куркалар – бусы табигый. А.Гыйләҗев

3) Икенче җенестәге кешегә мәхәббәт тоту, сөю. Яратам икән мин сине, сөям икән... Чамасыз, шашып яратам икән. А.Гыйләҗев. Яраттымы ул Гөлнарны, әллә ияләшү генә идеме – ни генә булмасын, шатлык-борчуны бергә бүлешкән бердәнбере иде бит ул аның. А.Әхмәтгалиева

4) Берәр нәрсә белән мавыгу, теләп, күңел биреп шөгыльләнү. Әй, яратмыйм да инде шул тарих дәресен. А.Әхмәтгалиева. Мин әле тагын кешеләрне тыңларга, аларның тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашырга, шул турыда мәкаләләр дә язарга яратам. А.Нәҗми

5) Берәр нәрсәне ошату, шуңардан канәгатьлек тою. Мин март башын бик яратам... А.Гыйләҗев. Беләсең бит, мин акчаны бик яратам. А.Нәҗми. [Туй балдакларын] Кавышу сәгатьләрен теләп торсын дип, егетнең яратып кигән костюмы кесәсенә салып куйдылар. А.Хәйретдинова // Нәрсәгә булса да һәвәс булу, тәмен ошату. – Шулай да иң яраткан ризыгыгыз нәрсә? – дип сорадым. А.Хәсәнов // Берәр нәрсәгә гадәтләнү, еш, бик теләп яисә сизмәстән дә башкару. Сез, кечкенә кеше, кызарга бик яратасыз икән. А.Алиш. Әткәй шушы җырны көйләргә бик ярата иде... А.Гыйләҗев

6) Хуплау, берәр нәрсәне дөрес дип табу, ризалашу. Сөйләгәндә бүлдергәнне яратмыйм мин... А.Шамов. Марат машиналарын соры дигәнне яратмый, юеш асфальт төсе, дияргә куша. А.Гыймадиев

7) Ихтыяҗ тою, кирәксенү, таләп итү. Акча санауны ярата. Әйтем. Суалчаннар дымлырак җирне яраталар. А.Гадел

Ярата бару Торган саен ныграк ярату. Ә мин сезне аның саен ныграк ярата барам. В.Нуруллин. Әй Бәдертдинкәем, сине көннән-көн ныграк ярата барам. Н.Әхмәдиев

Ярата башлау Ярату билгеләре сиземләнү; яратырга тотыну. Шуның белән егетнең берәр җирен сыйпасаң, ул егет кызны тәкатьсез булып ярата башлый икән. А.Тимергалин. Соңгы араларда алар бер-берсе белән сөйләшеп утырырга ярата башладылар. А.Нәҗми

Ярата бирү Бернигә карамый ярату; һаман ярату. Бәлки ул, әгәр мине чын күңелдән яратса, гафу итәр, элеккечә үк ярата бирер. А.Расих. Ярата бир, әйдә, үз-үзеңне! Аңларсың да – ләкин соң булыр. К.Фатыйхова-Бәдретдинова

Ярата төшү Күбрәк ярату. Төрле видео, магнитофон, патефоннарга караганда, музыканы гади авазларга таркатып бетерә торган шарманканы ярата төшә иде ул... А.Тимергалин. Тик син егетне кулдан ычкындырма: шаула, скандал яса, кычкыр, таләп ит, ирләр шундый мөстәкыйль хатыннарны ярата төшә. Т.Галиуллин

Яратып бетерү Бик нык ярату; яратмый башлау. Эшен яратып бетерми

Яратып йөрү Озак вакытлар ярату. Биш-алты ел үзеңне яратып йөргәнем өчен, бер кечкенә генә теләгемне үтә әле, ичмасам. В.Нуруллин

Яратып килү Күптәннән әлегәчә ярату. Математика, физика, химия, әдәбият дәресләрен гел яратып килдем. Ә.Давыдов

Яратып китү Тора-бара ярату. Дөрес, ул Себердә бер хатын белән яшәп караган, ләкин яратып китә алмаган. Н.Көбәш

Яратып кую Көтмәгәндә ярату. [Геолог:] Бәлки, яратып та куярсыз... Алдагы көннәрдә, дим? А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә