ЯРАРЛЫК с. 1. 1) Нәрсәгә дә булса яраклы; ярый торган. Урман кисүчеләр бензопилалар белән кораб мачталарына ярарлык төз наратларны аудара торган делянка посёлоктан биш чакрымнар эчтәрәк. А.Хәсәнов 2) Дәрәҗәсенә туры килгән, тиеш булган; лаек. Болары миңа ярарлык эшләр түгел. В.Нуруллин 3) Урта дәрәҗәдәге, бер ягы белән дә аерылып тормаган; начар түгел, канәгатьләндерерлек. Болай товары ярарлык икән. Т.Гыйззәт. Ярарлык булган бу. А.Гыйләҗев 2. и. мәгъ. Берәр нәрсәгә яраклы булган зат яисә әйбер. – Нәрсәсе ярасын, – диде ул, кинәт калкына төшеп. – Ярарлыгы юк! Чүп! А.Гыйләҗев. Теләсә кая илт бу әрәмтамагыңны, эшкә ярарлыклары калсын. Кызыл таң 3. хәб. функ. Мөмкин, канәгатьләнерлек. Боларны кайда куйсаң да ярарлык. Т.Гыйззәт. – Минем торган урыным хәзергә бик ярарлык, – диде Мәдинә. М.Хәсәнов |