ЯРАНГӨЛ и. бот. Яранчалар семьялыгыннан хуш ис килә торган яфраклы, ак, ал, кызыл төстәге чәчәк ата торган төрләре булган декоратив үсемлек; русчасы: герань. Тәрәзә төбендәге ярангөлнең кып-кызыл чәчкәләре кояшка үрелде сыман. Г.Әдһәмова. Сыерчык оясы зурлык өйдә, тәрәзә төбендә ярангөл үстереп, сыер асрап, гади авыл хатыны булып яшисе килә... К.Кара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә