ЯРА’НГА и. чук. Кайбер төньяк халыкларында болан тиресе белән капланган, гөмбәз яки конус формасындагы күчереп йөртелә торган торак. Төнге салкын тынлыкта сопкадагы бәс кунган ярангалар очлы башлы кар өемнәрен хәтерләтә. А.Мифтахетдинов. – Сез монда ярангада яшәгән кебек көн итәсез икән, – диде Зуфирә, тиреләргә ишарәләп, һәм өстәл янындагы уңайсыз урындыкның кырына гына утырды. М.Маликова |