ЯРАН I и. фар. 1) Уртак максат, караш, мәнфәгать, эшчәнлек нигезендә берләшкән затлардан берсе. Сакчылар, Аттиланың яраннары басып торалар. З.Хәким. Бу кварталлардан тыш Батыйның һәм аның яраннарының зур-зур сарайлары тора. И.Хуҗин

2) күч. Бай яки дәрәҗәле кеше тирәсендәге һәр сүзен үтәргә әзер торган куштан, иярчен. Ә син яраннарың берлән җырлый-җырлый аракы чөмереп утырдың. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә