ЯРАЛЫ с. 1. 1) Ярасы, җәрәхәте булган, яраланган, җәрәхәтле. Таһиров, яралы арысландай үкереп, читлек эчендә йөри. А.Гадел. Яралы бармак кая сузсаң да бәрелүчән була бит. А.Гыйләҗев

2) күп. Борчуы, газабы булган. Кадриянең яралы йөрәгенә Җәмил дә тоз өстәде ---. В.Имамов

2. рәв. мәгъ. Яра алып, җәрәхәтләнеп. Яудан коры кайтканчы, яралы кайт. Мәкаль

3. и. мәгъ. Яраланган кеше. – Их, туганкай, – диде яралы, яңадан фронт хәлләренә күчеп, – әгәр син анда эшләр ничек булганын белсәң иде! Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә