ЯРАЛУ ф. 1) Карында яралгы барлыкка килү. Шул бала ана карынында өч пәрдә сагында үсә, аннан соң дөньяга килә. Р.Батулла 2) Туу; барлыкка килү. Үз эченнән: «Кайчан, ничек яралып өлгерде бу шайтан балалары!» – дип әрнеп, өметсезләнеп уйланды [ул]. Г.Ибраһимов. Үлемсезлек – гади нәрсә бит ул: Буын арты буын яралып, Яшәреп тә, һаман матурланып Мәңге яшәрбез без яңарып! Ш.Галиев. Уналтыда яралмаса, мәхәббәт егермедән соң килерме? А.Гыйләҗев 3) Килеп чыгу; пәйда булу. Утрау уртасында томаннан яралып алдына баскан теге карчык иде бу. М.Кәбиров. Берәр афәт яралмасмы? Мәдәни җомга 4) Башлану, туу, ату (көн, таң тур.). Кайчан таң яралып, көн яктыргач, падишаһ урыныннан торып тәхетенә утырды. К.Насыйри. Әле таң яралган гына була, ә идарәдә сине инде төрлесе төрле йомыш белән килгән берничә кеше көтеп тора... В.Нуруллин 5) күч. Уй, фикер, караш, берәр хис туу, барлыкка килү. Яз килә, яз, хисләр яңара, Яңа, якты уйлар ярала. Ташуларда ага чүп-чарлар, Барыр юлдан китә юк-барлар. Ш.Галиев. Нәфисәнең Рифатка карата булган мәхәббәте шулай яралып, көннән-көнгә зурая гына барды. Ф.Яхин Ярала башлау Яралу билгеләре сиземләнү Яралып бетү Тулысынча яралу. «Кешене маймылдан яралган дигән булалар, маймылдан түгел, дуңгыздан яралган ул. Яралып ук беткән булса әле...» – дип язган иде Нурдәүләт үзенең бер әсәрендә. З.Мурсиев Яралып килү Яралу процессында булу. Җирдә яңа көн яралып килә – аяз, тыныч көн. М.Маликова. Ходаем, әле яралып кына килгән җан турында, үз сабыең турында шулай әйтергә ярыймы?! Г.Әдһәмова Яралып кую Кинәт яралу. Егетнең күңелендә ниндидер такмаза да яралып куйгандай итте ---. А.Хәлим Яралып тору Бертуктаусыз яки әледән-әле яралу; әле, хәзер яралу. Күктә исә һаман үзгәреп, һаман яралып торган тормыш мисалында дәһшәтле бушлыкка сибелгән йолдызлар кабынган иде. С.Шәмси Яралып яту сөйл. Әле, хәзер яралу. Ашыгырга Илсөярнең сәбәбе бар: ул үз карынында яралып ятучы баласының алдан беленүен, дуслары күзенә күренүен теләми иде, шуңа күрә Фатихка бүлмә бирүгә үк язылышып, күченеп тә куйдылар. Ф.Яруллин |