ЯРАЛГЫ и. 1) Кешедә һәм хайваннарда: организм үсешенең ана карынында яки йомырка эчендә була торган иң башлангыч чоры; эмбрион. Ана карынындагы яралгы кеше кавеме үсешендәге төп баскычларны кабатлый. А.Тимергалин. Авырлы хатын грипп белән чирләп китсә, бу яралгының зарарлануына яисә бала төшүгә китерергә мөмкин. Әлки хәбәрләре // Югары төзелешле үсемлекләрдә: орлык эчендә аталанганнан соң үсә башлый торган башлангыч организм. Үсемлекнең яралгысы башлыча ясалгы тукымадан тора. Биология. Бодай үзлегеннән серкәләнгәндә, серкә күкәй күзәнәк белән кушыла, һәм үсемлекнең яңа яралгысы (орлык) барлыкка килә. Фән һәм тел 2) күч. Берәр нәрсәнең башлангычы. Аңа калса, илһам яралгысы барыннан да элек эшлисе эшнең кирәклеген тирән аңлауда, шуны күңел белән тоюда бит. Г.Әпсәләмов. Мин боларның барысына да яралгыда ук тамыр чабарга булдым! А.Гыйләҗев ◊ Яралгы хәлендә Берәр нәрсәнең башлангычта, башында, әле үсеш алмаган, примитив булуы турында. Татарча терминология исә яралгы хәлендә генә булып, терминнар, гадәттә, гарәби, фарси яки интернациональ алынмалар рәвешендә яшәп килә. А.Тимергалин. Шәһәрнең культурасы яралгы хәлендә икән – монысы безнең уртак бәлабез. Р.Вәлиев |