ЯРАЛА’У ф. 1) Тән тукымаларын яки эчке органнарны берәр очлы, үткен яки авыр нәрсә белән зарарлау, утлы корал белән җәрәхәтләү. – Яралап китереп ташламадылар микән? – дип шикләнүен белдерде Рамазанов. Ш.Шәйдуллин. Кырда кулын яралап, эшкә чыга алмаган Әптерәй --- аның янына керде. Г.Сабитов

2) Нәрсәгәдер зур зыян китерү. Агачларны яралау. Җирне яралау

3) күч. Кемгә дә булса кайгы китерү, газаплау, борчу; күңелен әрнетү. Ләкин аптырыйм: ник сез боларны сөйләп, үз йөрәгегезне яралыйсыз?.. Г.Ибраһимов. Яман тел пычактан хәтәр яралый. А.Гыйләҗев

Яралап алу Тиз арада яралау. Күркәч батыр, онытылып, ачу белән кизәнгән иде, Надирның кырыйга кагылып калуы булды, кылыч аңышмый калган Сатыкның аркасын яралап алды. Р.Сәгъди. [Чәчәкнең энәләре] Әкрен генә кагылуга, кызның нәфис бармакларын яралап алдылар. А.Хәйретдинова

Яралап бетерү Бик нык яралау. Тайның кырык бер кат киемен өзгәләп, үзенең итләрен талап, яралап бетергән булалар. Әкият. Снарядлар, бомбалар актарып, яралап бетергән хәсрәтле җир өстенә әкрен-әкрен генә караңгылык пәрдәсе сарыла иде. Г.Әпсәләмов

Яралап кую Кинәт, ялгыш яралау. Юатырга теләп, Кояш карый Күксел болытларны аралап. Яшь аралаш моңсу елмаюы Йөрәгемне куя яралап. И.Иксанова

Яралап ташлау Кинәт, уйламастан яралау. Кулымны чыгарып көбәкне ычкындырыйм дигәндә генә, бар отделение күз алдында, адашкан ядрә мине яралап ташлады. А.Хәлим

Яралап тору Әледән-әле яралау. Чөнки җанын кимсетеп, күңелен яралап торган бер нәрсә бар: утны-суны кичкән батыр солдат бүген ике маңкуш малай алдында тез чүгеп, аларга хәләл акчасын биреп бара ---. Р.Габделхакова

Яралый башлау Яраларга керешү. Аннары ул аның тәнен кыра, яралый башлый. Хезмәт даны



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә