ЯРАЛАНУ ф. төш. юн. к. яралау. Җаек аръягыннан килгән дошман гаскәре Алтынчәчнең туган җирен таптый, Алтынчәч, кулы яраланып, тау куышына чигенә һәм шунда кача. М.Мәһдиев. Аның кулы, аркасы һәм яңагы яралана. В.Имамов

Яраланып алу Җиңелчә яралану; тиз арада ярлану. Бу тырыш егет яраланып алырга өлгергән, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән ---. Безнең гәҗит

Яраланып бетү Берничә урыннан яралану; күп тапкырлар яралану. Корымланып беткән ябык йөзе, Яраланып беткән куллары. М.Җәлил. Зөлмәт җиз башаклы сөңгесен Марисның --- күп яуларда яраланып беткән киң, таза күкрәгенә тондырды. Н.Фәттах

Яраланып китү Кинәт яралану . Тик яраланып китмәсен дә үлмәсен, җиңү көнен Германиядә үткәрергә насыйп булсын! С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә