ЯРАКСЫЗ с. 1. 1) Файдаланырга ярамый торган, файдаланып булмый торган; файдасыз. Суырлар ояларын-өннәрен сөрергә, ни дә булса чәчергә яраксыз уңдырышсыз, хәтта көтү йөртергә дә уңайсыз, ташландык җирләргә, таулы-ташлы яссы тау битләренә казыйлар. А.Хәсәнов 2) Бозык, браклы, түбән сыйфатлы. Берәүләре таланып, кесәләрен кистертеп кайткан, икенчеләренә яраксыз, бозык товар тоттырып җибәргәннәр, өченчеләре, Сафа белән Саҗидә шикелле, полиция мәркәзенә эләккән иде. М.Галәү 3) Билгеле таләпләргә җавап бирми торган; начар. Ул бу сыйфаты – үзенең яраксыз ягы икәнен үзе дә сизә. Г.Ибраһимов. Яраксыз организмнар сызып ташланган. А.Тимергалин 2. и. мәгъ. Билгеле таләпләргә туры килмәгән әйбер яисә зат. Нишләп яхшы, тугры кешеләрем күбрәк үлә, бернәрсәгә яраксызлары исән, яшиләр, минем тирәдә кыймылдыйлар? З.Хәким. Күпмедер вакыт үткәч, складтагы киемнәрне барлап, яраксызларын юк итәргә дип аерып утырган интендант бер куртканың түш кесәсеннән конверт табып алды. З.Мурсиев |