ЯРАКЛЫ с. 1) Берәр эшкә ярый торган; файдаланырлык. Мәгълүм булганча, күкне күзәтү өчен яраклы беренче телескопларны Галилей белән Кеплер ясаган. А.Тимергалин. «Падишаһ» аңа кафтанга яраклы ал материя бүләк итә, гаскәр җыярга фәрман биреп җибәрә. В.Имамов

2) Нинди дә булса таләпләргә җавап биргән, туры килгән, кулай. Шунда берочтан фронтка барырга яраклы ир-атларның исемлеген дә терки барырбыз. В.Нуруллин

3) Чак, таман; уңай; килешле. Миңа яраклырак пальтоларның бәяләрен дә сораштырып карый, чалбар, бүрекләргә дә күзе төшә иде. В.Нуруллин. Өсләреннән «ОS» тамгалы киемнәрне салып ташлаганнар да складтан үзләренә яраклы киемнәр табып алып кигәннәр. Ф.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә