ЯРАКЛАШУ ф. 1) Билгеле бер климатка, урынга җайлашу, ияләшү (үсемлек, хайван, кешеләр тур.). Сабыр кеше генә Табигатьне тоя ала, Табигать ритмына яраклашып яши ала. Г.Гыйльманов. Коры климатка яраклашып, сөтлегән шушы чәнечкеләрендә дым туплый. Материклар һәм океаннар географиясе

2) Нәрсәне булса да өйрәнеп, тәҗрибә туплау, теге яки бу нәрсәдән файдалана белү, уңышлы эшләү. Директорның зирәк җитәкчелеге белән предприятие яңа икътисади шартларга гаять тиз һәм уңышлы яраклашты. Г.Мөхәммәтшин

3) Ияләшү, күнегү, гадәтләнү. Тәзкирәне әйтәм, улым булышыр дип юкка өметләнә: ул малайның куллары бер дә сәнәк тотарга яраклашмаган. И.Хәйруллин

4) Яңа шартларга яки кешеләргә җайлаша алу; шуларга карап үзгәрү; үзләшү. Оятсыз да икән, тукмакборын. Җилнең кайсы якка таба исә башлавын нинди тиз сизеп, нинди җәһәт яраклашырга тырышты. Г.Әпсәләмов

5) Ярарга тырышу, җаена тору. Иренә, кайнанасы, кайнатасына, шартларга яраклаша белгән хатын – батыр хатын. Р.Батулла

Яраклаша бару Акрынлап яраклашу. Ни әйтсәләр шуңа күнеп, Яраклаша барасың – Үз-үзеңнән торган саен Ераклаша барасың... Ш.Галиев. Акрынлап, торгынлык елларында урнашкан шартларга берәүләребез – күнегә, икенчеләребез яраклаша бардык. Ә.Закирҗанов

Яраклаша башлау Яраклашырга тотыну. --- аксөякләр җил кайсы тарафка иссә, шуның уңаена бөгелә һәм яраклаша башлый. В.Имамов. Пестицидлар һәм кайбер башка химик кушылмалар безне агулап кына калмыйлар (астма, аллергия, рак һ.б. авырулар), ә бәлки гормоннарга яраклаша башлыйлар икән. Татарстан яшьләре

Яраклаша төшү Бераз яраклашу; тагын да яраклашу. XX йөз башында ирләр камзулы Европаның яңа кием төре – жилетка яраклаша төшкән. Сөембикә

Яраклашып алу Тиз яраклашу . --- үзен күрсәтергә сәләтле булганнар тиз яраклашып алды бу хәлгә. Кызыл таң

Яраклашып бару Акрынлап яраклашу. Бүген --- Ватан сугышы, аның каһарманнары турындагы мәгълүмат та елдан-ел заманга яраклашып бара. А.Әхмәтгалиева

Яраклашып бетү Тулысынча яраклашу; барысы да яраклашу. Октябрь революциясенә чаклы бу мәсьәлә гамәли яктан өзелеп, иске гарәплектән котылып, татар теле фонетикасына яраклашып бетәр дәрәҗәгә килеп җиткән иде инде. Г.Алпаров. Рушания да аның холкына яраклашып беткән: каршы сөйләшми, йомшак кына итеп «ярый» дип кенә тора. З.Кадыйрова

Яраклашып җитү Кирәк кадәр яраклашу. Әмма шушы яңа дәүләт көне-сәгате белән үзгәреп торучы дөньяга яраклашып җитә алмаган икән. Татарстан яшьләре

Яраклашып китү Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң яраклашу; әкренләп яраклашу. Килмешәкләр әүвәл кытайларга яраклашып китә алмый тәмам иза чикте. В.Имамов. Алар кытайларның сәер гореф-гадәтләренә, көнкүрешенә яраклашып китә алмыйча да озак интегәләр. Китапларда – тарих сурәте

Яраклашып тору Даими яки туктаусыз яраклашу. --- тарихи-публицистик чигенешләр әсәрнең төп аһәңе белән яраклашып торалар. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә