ЯРАКЛАШТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. яраклашу (1 мәгъ.). Үзеңә кулай шартлар эзләп йөргәнче, бәлки, күңелеңне үзгәртеп корырга, урындагы шартларга яраклаштырырга кирәктер? Р.Вәлиев. Яңадан тарихка күз салсак, мең еллар буе һәр төбәктә «халык селекциясе» яшәгән: кешеләр, климатка яраклаштырып, үз сортларын чыгарганнар. Ватаным Татарстан

2) Берәр нинди таләпләргә туры килә торган итү, берәр нәрсәгә яраклы итү; туры китерү, ипләштерү. --- блиндажларны ныгыттылар, амбразуралары көнчыгышка каратып ясалган дошман дзотларын үзгәртеп, көнбатышка таба атыр өчен яраклаштырдылар. Г.Әпсәләмов. Кышкы пальтога яраклаштырып, кубанка да алынды. Р.Гаязетдин

Яраклаштыра башлау Яраклаштырырга керешү. Мадам Малкин Һаррины егет каршындагы икенче урындыкка бастырды һәм, башыннан озын мантияне кидереп, дөрес үлчәмгә яраклаштыра башлады. Җ.Роулинг

Яраклаштыра төшү Бераз яраклаштыру; тагын да яраклаштыру. --- яшьләр безнең хикәянең төсен һәм кыяфәтен яңарта, заманга яраклаштыра төштеләр. Ф.Миңнуллин

Яраклаштырып бетерү Тулысынча яраклаштыру. – Кибет бинасын сату эшләре өчен санитар нормаларга яраклаштырып бетергәнче, бер ай вакыт узды, – дип искә төшерә Алсу апа беренче вакытларын. Шәһри Казан

Яраклаштырып тору Әледән-әле яки даими яраклаштыру. --- тормыш агышына нисбәтән әдәбият фәне дә үсеш-үзгәреш кичерә: шәрех-аңлатмаларын, төшенчәләрен барлап, чор ихтыяҗлары белән яраклаштырып тора. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә