Я’РАББИ ы. гар. 1) Гаҗәпләнү, соклану, нәфрәтләнү һ.б.ш. хисләрне белдерә. Ярабби, бирсә дә бирә икән табигать адәм баласына тазалык-саулыкны! В.Нуруллин. Ярабби, дөньяга никадәр матур хатын-кызлар яраткансың, ә мин колыңа – больница түшәге. Г.Әпсәләмов 2) Көчле теләк, үтенүне белдерә. Тормышның асылы үзгәрмәсен, илдәге гадәтләр шул килеш дәвам итсен, халык җитәкчеләрен зурласын, ярабби! А.Гыйләҗев. – Шатлык өстенә шатлык булып, ярабби, Нургалиең дә кайтып җитсә ие, – дип, ахирәте өчен шатлануын белдерде Саҗидә. Г.Галиева |