ЯРА и. 1) Тән тукымаларында, эчке органнарда берәр корал белән җәрәхәтләнгән, пешүдән яисә ялкынсынудан зарарланган урын; җәрәхәт. Болай яту аңа кыен, әмма чалкан ятарга һич мөмкин түгел – аркасындагы яралары бик каты сызлый иде. В.Нуруллин. Сораган кешегә, ашказаны ярасы белән ятам, диярсез. М.Хафизов

2) күч. Рухи газап, борчу. Ата-аналар күңел яраларын бер чакта да күрсәтмиләр. А.Гыйләҗев

3) күч. Сугыш, янгын, гарасат һ.б.ш. вакыйгалар китергән зур фаҗига; авырлык. Шәхес культының илгә, халыкка китергән авыр яралары турында тыңлаганда, Гөлшәһидәнең йөрәге аз әрнемәде. Г.Әпсәләмов. Кырык бер ел үтте, әле һаман беткәне юк шул сугыш китергән яраларның. В.Нуруллин

Ярага тоз салу Эчке газапны, борчуны кузгату, тагын да борчылырга мәҗбүр итү. – Син, энекәш, үткәннәрне искә төшереп ярага тоз салма әле, – диде ул аңа. Г. Әпсәләмов. – Син, Рәхимҗан абый, – диде ул, ярсуын чак-чак тыеп, – ярага тоз салып йөрмә. Ф.Яруллин. Ярага тоз сибү к. ярага тоз салу. Ул гына җитмәсә тагын, киселгән ярага тоз сипкән кебек, кочегар турында да берсеннән-берсе караңгырак сүзләр таралып китте. Г.Ибраһимов. Тагын килер кебек иде ул, тагын ярага тоз сибәр кебек иде. Н.Гыйматдинова. Яраны кузгату к. ярага тоз салу. Шул сәбәптән, бүген дә аны шул кыяфәттә күрү җыйналган халыкның күңелендәге әллә кайчангы һәм әллә нинди яраларны кузгатты; ул яраларны ниндидер көч үткен тырнаклар белән тырнап әрнетте. М.Галәү. Сүз үрчетә, бәхәсләшә, яраларны кузгата торган чакмыни. И.Нәбиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә