ЯПЬ I и. 1) Агачның икегә яки берничәгә аерылган, ботакланган кәүсәсе яки ботагы; аерча. Үзе бер, ябе дүрт, Һәр япьтә бишәр ботак. Табышмак. Биш-алты япьне пәкем белән һәйбәтләп кисеп алгач, күлмәк эченә яшердем дә очып кына җиргә төштем, өйгә кереп тормыйча, урамга элдерттем... К.Миңлебаев. Имән таягының япьләре белән шалаш алдындагы тапталган төшләрне тырмаштырды Габдулла ---. М.Хуҗин

2) Үремдәге, баудагы бер учма . --- бу – аталарының яшь чагында тотып йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч япьле, һәр ябенең очына көмеш пластинка бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы иде. Ә.Еники. Расчалканың бер ябе юкка чыкты. Ш.Рәкыйпов

3) Сәнәк, чәнечке, ачкыч кебек нәрсәләрнең аерчасы яки теше. Сынды шулчак аткычның Ике ябе, шарт итеп. Х.Халиков. Фәһимә тиз-тиз генә сәнәк япьләренә елан кабыгын урады да «күчтәнәч»не арт капкадан гына Рокыялар сараена кертеп ташлады. Н.Гыйматдинова. Әгәр чәнечкене шәм ялкынына параллель итеп вертикаль урнаштырсак (рәс. 376), чәнечкенең япьләре экранга төшкән күләгәдә ачык күренә. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы

4) Аерча сыман эшләнгән коралларның бер тәпие. Каш йолку эскәгенең япьләре яссы һәм очлы булганын сайлагыз. Сөембикә

5) Телем-телем булып торган нәрсәләрнең бер теле. Чатырның иң очына беркетелгән биек колгада – тугыз ябен җилдә уйнаклатып барган ап-ак әләм. В.Имамов

6) Ачыла-ябыла, җыела торган коралларның аерча хасил иткән бер бүлеме. Солтан пәкенең япьләрен ачып-ябып карады. Р.Хафизова. Степлер ябе

7) сөйл. Төп чыганактан, нигездән аерылып чыккан тармак. Борынгы бабаларына нисбәт ителгән «әт-Талкышый» атамасы бу нәселнең төбе, яисә бер ябе Чистай өязендәге Татар Талкышы белән бәйләнүен күрсәтә. Р.Әмирхан. --- ата җенестән булган ташбакаларның койрыгы юанрак һәм кыскарак була, 1 яшьтән соң аларның тырнаклары озын булып үсә башлый һәм, акрынлап, өч озын япькә әверелә. Ялкын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә