ЯПСАРУ ф. диал. 1) Бер япманы икенчесенең кырыен ябарлык итеп салу, кырыен каплау 2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса сылтау. Хуҗа Насретдин урынына мәзәк итеп сөйлиләр, төрле кызык хәлне аңа япсарырга яраталар. Н.Фәттах. Әйдәгез, бу кимчелекләрне кырыс заманга япсарыйк. А.Тимергалин 3) Яклау, гаебен күрсәтмәскә тырышу. Юк, син аны азрак япсарып маташасың. Ш.Камал |