ЯПО’НЧА рәв. 1. 1) Япон телендә. Касыйм хаҗи, японча да, русча, татарча да тутырып, өч нөсхәдә чакыру язып салган. В.Имамов. Японнар белән японча, испаннар белән испанча да якаларыннан тотып бәхәсләшә. А.Хәсәнов 2) Японнар кебек. Икесе дә чибәр, икесе дә японча киенгән һәм бик мул итеп иннек-кершән ягынган япон кызлары безнең вәкилләргә чәчәк бәйләмнәре --- бүләк иттеләр. А.Хәсәнова. Хәзер исә бәйрәмдә дә, атна уртасында да японча тукланып алабыз. Әлмәт таңнары 2. с. мәгъ. 1) Япон телендә булган. Бу урынның кытайча һәм японча атамалары да «култык – бухта» дигәнне аңлата. Ф.Бәйрәмова 2) Японнарга караган, японнарга хас булганча, японнарда гына булган. Малайлар бигрәк тә Омоссу белән Хейтоконың японча сугышуларына мөкиббән киттеләр. Р.Миңнуллин. Японча санау системасында саннарның абстракт (ягъни сан буларак аерым гына куллану) мәгънәләре юк. Р.Һади 3. и. мәгъ. Япон теле. М.Талвест пьесалары чит илләрдә дә куела, аларның берсе япончага да тәрҗемә ителгән икән. Т.Әйди |