ЯПМА и. 1. 1) Нәрсәне дә булса ябу, каплау өчен махсус тукыма кисәге. Менә олы палатканың ишек япмасы күтәрелә. А.Гыйләҗев. Әле монда икмәк җәю өчен брезент япмалар җитми, әле тегендә ашлык киптерү машинасы тыгылып туктый. В.Имамов // Диван, карават һ.б.ш. җиһазлар яки урын-җир өстенә ябу өчен, тукымадан эшләнгән җиңел җәймә. Түр яктагы мендәр-ястыклар өстенә бик матур чиккән япма капланган. Г.Бәширов. Йокы бүлмәсенә әтием, өй бүләге дип, агач төсендәге карават белән шундый ук кием шкафы китертте, ачык яшел төстәге япмалар, үтәкүренмәле яшел пәрдәләр тегеп куйгач, бу бүлмә дә хан сараена охшап калды. А.Әхмәтгалиева 2) Кәләшнең челтәрдән тегелгән баш киеме; фата, бөркәнчек. Ә япмасы аша аларның яшь йөрәкләре кушылганны тантана итүчеләрне карап баручы Гөлсия үзен шаһинә итеп тойды. А.Нәҗми 3) Чәчтарашханәдә хезмәт күрсәткәндә клиентның киемен буямас өчен өстенә ябыла торган җәймә; пеньюар. Настя аның иңнәрен япма белән төрде дә эшкә кереште. – Нинди причёска? М.Кәбиров 4) Ат өстенә ябу өчен махсус эшләнгән җәймә. Ул кучердан иске бер ат япмасы сорап алып, шуннан капчык текте дә, салам тутырып, үзенә түшәк ясады. М.Галәү. Аларның атларына чигүле япмалар ябылган иде. Н.Фәттах 5) Кояштан, җил-яңгырдан саклау өчен, баганалар яки башка төр терәкләр өстенә каплап эшләнгән өслек, түбә. Мин, нәчәлникләр утыра торган япма астына кереп, көрәшнең соңгы өлешен карарга керештем. Т.Нәҗмиев 6) Кардан, салкыннан саклау өчен махсус корылма. Фонтаннарны агач япмалар белән каплау 7) күч. Нәрсәне дә булса каплап, төреп алган катлам. Танк колоннасы, иртәнге томан япмасы астында, чигенү аркасында хәлсезләндерелгән дошман оборонасы аша үтә башлады. Ә.Әминев. Ишегалдындагы бердәнбер алмагач яфраклары, калын тузан япмасыннан арынып, ямь-яшел төскә керде. Ә.Хәсәнов 2. с. мәгъ. Ябу, каплау өчен хезмәт итә торган. Артык кылычны биленә такты, ишек яры эленеп торган садакны, җәяне алды, япма чүпрәкне ачып, тышка күз салды. М.Хәбибуллин. Яңа ел чыршылары ашлама буларак кулланыла алмый, әмма алар – үсемлекләрне каплау өчен бик әйбәт япма материал. Әлмәт таңнары |